Кайбыч районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәнфәгатьләрендә җинаять кылган өчен хөкем ителгән җирле кешедән, зыян күрүчене дәвалауга тотылган 233805 мең сумлык акча алу турында судка мөрәҗәгать итте.
Дәгъвалы гариза район суды карары нигезендә, РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 2 өлеше буенча 41 яшьлек ир (Автомобиль белән идарә итүче затның исерек хәлдә булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуга китергән)
Зыян күрүчегә сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән, ул «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе турында» Федераль закон нигезендә территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары исәбеннән иминият медицина компаниясе тарафыннан түләнгән.
Суд, хөкем ителүчедән 233805 сум алып, прокурор гаризасын тулы күләмдә канәгатьләндерде.
Суд карарын үтәү контрольдә тотыла.
ТР Кайбыч районы прокуратурасы