1 июльдән барлык социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына гына күчереләчәк

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

2011 елның 27 июнендә кабул ителгән 161 номерлы “Милли түләү системасы трурында”гы Федераль законның 30.5 маддәсе 5.3 пункты яктылыгында 2021 елның 1 июленнән барлык социаль түләүләр милли “Мир” түләү системасы карталарына гына күчереләчәк.

 Исегезгә төшерәбез, әлеге таләп пенсия һәм башка социаль түләүләрне башка түләү системасы банк карталары счетлары аша алучыларга гына кагыла.

Пенсияләрен почта элемтәсе бүлекчәләре һәм пенсия китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар, кредит оешмалары счетлары аша алучыларга, ягъни банк карталарын кулланмаучыларга түләүләр үзгәрешләрсез, моңа кадәр булган схема буенча китереләчәк.

Банк реквизитлары үзгәргән очракта счет үзгәрү хакында Дәүләт хезмәтләре, Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фонды органнарына килеп хәбәр итәргә кирәк. Пенсия алу көне үзгәрми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International